«Олимпка юл» математика буенча укучылар республика олимпиадасының йомгаклау этабы

2024 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

2024 елның 14-16 гыйнварында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Республика олимпиада үзәге»нең «Дуслык» сәламәтләндерү – белем бирү комплексы базасында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 7-11 сыйныф укучылары өчен математика буенча «Олимпка юл» республика укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы уздырылды. Олимпиадада катнашу нәтиҗәләре буенча призерлар: Кәримуллина Дилярә - 3нче мәктәпнең 7 сыйныф укучысы, Сабиров Булат - 6 нчы мәктәпнең 8 сыйныф укучысы, Рәхмәтуллин Илназ - 2 нче мәктәпнең 10 сыйныф укучысы, Трофимова Екатерина - 6 нчы мәктәпнең 11 сыйныф укучысы. Математика буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы призерларын әзерләгән укытучылар: Шәяхмәтова Лилия Фәнил кызы - «ЦДООД-МАНШ» өстәмә белем бирү педагогы, 3 нче мәктәп укытучысы - Седакова Лилия Зариф кызы, 6 нчы мәктәп укытучысы - Деева Алсу Айдар кызы, 2 нче мәктәп укытучысы - Новикова Наталья Николаевна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International