Зәйдә "Батырлык өчен" медале һәм "Сугыш хәрәкәтләре ветераны" таныклыгы тапшырылды

2024 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген «Энергетик» мәдәният йортында Зәй муниципаль районының махсус операциядә катнашучы  хәрбиләренә «Батырлык өчен» медале һәм «Сугыш хәрәкәтләре ветераны» таныклыгы тапшыру тантанасы булды. Сәламләү сүзе белән район башлыгы Разиф Кәримов, Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссары урынбасары Рафис Гыймазов чыгыш ясады. Махсус хәрби операция зонасында һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Ватан алдындагы казанышлары өчен Россия Федерациясе Президенты Указы белән запастагы өлкән сержант Скибин Сергей Васильевич «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. Сугыш хәрәкәтләре ветераны таныклыклары запастагы ефрейтор Имамиев Радик Мөдәррис улы, запастагы кече сержант Антонов Дмитрий Дмитриевичка тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International