Бүген район башлыгы Разиф Кәримовның «Зәй ХПП» ААҖ хезмәт коллективы белән очрашуы булды. Разиф Гали улы коллективны районның 2023 елгы социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2024 елга планнары белән таныштырды. Узган елгы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм предприятиенең 2024 елга планнары турында директор Рафис Фәрдиев хәбәр итте. Зәй ХППда 76 кеше эшли. Эшчәнлекнең төп төре ашлык кабул итү, киптерү, чистарту, саклау һәм җибәрү. 2023 елда биредә 21 мең тоннадан артык ашлык кабул ителгән. Узган елда ашлык саклау буенча төп заказчылар «Агросила» АҖ агрофирмалары, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, районның фермер хуҗалыклары булган. Предприятие хезмәт хакы һәм салымнар түләү буенча йөкләмәләрне вакытында үти. 2024 елга предприятиенең техник базасын ремонтлау эшләре планлаштырыла. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев кече хуҗалыкларга, аерым алганда, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына бирелә торган субсидияләр һәм дотацияләр турында сөйләде. Район башлыгы 2023 елда башкарылган эшне уңай бәяләде һәм коллективка алга таба да хезмәт уңышлары теләде.