Зәй социаль хезмәтләр алучысына 95 яшь тулды

2024 елның 16 гыйнвары, сишәмбе
Бу көннәрдә Зәй "Шатлык" комплекслы үзәге карамагында социаль хезмәт алучы Корноухова Мария Степановнага 95 яшь тулды. "Өй бәйрәме" программасын гамәлгә ашыру кысаларында юбилярны шундый әһәмиятле дата белән хөрмәтләү узды. Тормыш сынауларына карамастан, Мария Степановна оптимист рухлы һәм шат күңелле кеше булып кала. Ул мөмкин булган эшләрне башкаруын дәвам итә, үзенең ярдәмчесе - социаль хезмәткәр Регина Николаевна белән бергә йорт хуҗалыгын алып бара. Мария Степановнаны юбилее белән котларга Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Елена Недошивина, җәмәгать оешмалары вәкилләре, күршеләре килде. Район мәдәният йорты автоклубы артистлары юбиляр хөрмәтенә бәйрәм концерты оештырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International