ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2024 ел
дүшәмбе

Россиянең төрле төбәкләреннән булган гражданнар контракт буенча хезмәткә керүне Зәйдә сайлыйлар.

8 Зәй егете Әстерхан өлкәсенең Знаменск шәһәре хәрби частенда хезмәт итә.

28
июль, 2024 ел
якшәмбе
Тантаналы чара Рафыйков урамындагы паркта «Хәрби-диңгез традицияләренә һәм Ватанга тугры булган барлык буын диңгезчеләре» һәйкәле янында үтте.

26
июль, 2024 ел
җомга
Бүген Зәйдә «Бар яхшысы - балаларга» республика сәламәтләндерү лагерьлары фестивале узды.
Бүген зәйлеләр Бөек Ватан сугышында катнашкан Лыкова Валентина Лукьяновнаны соңгы юлга озаттылар.
Татарстан шәһәрләре һәм районнары буйлап «Бердәм Россия» берләштерә» дип исемләнгән автобус марафоны хәрәкәт итә. 25 нче июльдә ул Зәйгә килеп җитте. Аның кысаларында депутатлыкка кандидатлар белән очрашу «Энергетик» Мәдәният сараенда узды. Биредә кандидатлар тарафыннан халык фикерләре тыңланды, сайлау алды программалары киң җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителде, алдагы биш елга мөһим юнәлешләр билгеләнде.

25
июль, 2024 ел
пәнҗешәмбе
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан егетләр белән очрашты. Очрашуда район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев, «Ватанны саклаучылар» фондының Зәйдәге социаль координаторы Сергей Хватков, хәрбиләрнең эш урыннарыннан җитәкчеләр һәм авыл җирлекләре башлыклары, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзалары катнашты.

24
июль, 2024 ел
чәршәмбе
24 июльдә Россия Президенты Владимир Путин указы буенча гамәлгә ашырыла торган «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын башкару кысаларында уңышлы эшләүче «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге базасында социаль хезмәт алучыларның иҗади потенциалын үстерү буенча чираттагы шөгыль үткәрелде.
Бүген хакимият бинасының зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә Зәй муниципаль районы Икътисади советы утырышы узды. «ТР ТИБ» АҖнең Әлмәт филиалы Зәй бүлекчәсенең 2024 елның 6 аенда эшчәнлегенең төп йомгаклары һәм 2024 елга перспектив планнары турында белән Зәй бүлекчәсе башлыгы Елена Павлова чыгыш ясады.
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге линиясе буенча булачак әниләргә кайбер түләүләр һәм пособиеләр бирелә.Шуларның берсе - 2023 елның гыйнварыннан гамәлгә кертелгән бердәм пособие. Ул 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә генә түгел, ә йөклелекнең иртә срогында медицина оешмасында исәпкә баскан хатын-кызларга да билгеләнә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында әлеге төр түләүне 3мең йөкле хатын-кыз ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International