Зәйдә Бөек Ватан сугышы ветераны белән хушлаштылар

2024 елның 26 июле, җомга

Бүген зәйлеләр Бөек Ватан сугышында катнашкан Лыкова Валентина Лукьяновнаны соңгы юлга озаттылар. Ул 102 яше белән бара иде. Фронт шәфкать туташы белән саубуллашырга гади зәйлеләр дә, район җитәкчеләре дә килгән иде. Татарстан Республикасы Рәисе һәм Зәй районы башлыгы исеменнән ветеранның туганнары һәм якыннарының кайгысын район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин уртаклашты: «Валентина Лукьяновна Зәй районының горурлыгы иде. 11 июльдә ул үзенең 101 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шушы көннәрдә генә аңа «Беларусьны немец-фашист илбасарларыннан азат итүгә 80 ел" медале тапшырдылар. Зәйдә яшәүче легендар һәм хөрмәтле хатын-кыз бөтен Украинаны, Белоруссияне үтеп, Польшага кадәр барып җитә һәм 1943 елда үзәк, аннары икенче Белоруссия фронты составында икенче бөтендөнья сугышының һәм Бөек Ватан сугышының төп сугышларының берсе булган Курск сугышында катнаша. Сугышта шәфкать туташы булып хезмәт итә һәм күп сугышчыларның гомерен саклап кала. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. Валентина Лукьяновна турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак».

Ветеранны соңгы юлга озатырга район ветераннар Советы рәисе Алексей Алексеев һәм махсус хәрби операция Герое Георгий Борисов та килгән иде. Алексей Алексеев ветеранның кызлары, оныклары һәм оныкчыкларының кайгысын уртаклашты һәм Валентина Лукьяновнаның яшь буын зәйлеләрне хәрби-патриотик тәрбияләүгә керткән зур өлешен билгеләп үтте. Валентина Лыкованың яраткан зур гаиләсе: 3 кызы, 9 оныгы, 17 оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International