Тантаналы чара Рафыйков урамындагы паркта «Хәрби-диңгез традицияләренә һәм Ватанга тугры булган барлык буын диңгезчеләре» һәйкәле янында үтте. Диңгезчеләрне һәм офицерларны бәйрәм белән Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин котлады. Активист-диңгезчеләргә Петр Сергеевич район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Зәй хәрби-диңгез оешмасы шулай ук Татарстан Республикасы Диңгез җыелышы грамотасы белән бүләкләнде. Җыелганнарны хәрби-диңгез флоты көне белән шулай ук Зәй округы благочинные Вячеслав Федоров, Сарман районы диңгез кардәшлеге вәкилләре, диңгез пехотасы өлкән сержанты Сергей Федоров котлады. Аннары җыелганнарның барысы да Ватаныбызны саклап гомерләрен биргән барлык буын диңгезчеләрен бер минут тынлык белән искә алдылар һәм һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Роза Маркелова җитәкчелегендәге «Каприз» хореаграфик ансамбле тантананы үз чыгышы белән бизәде. Үзләренең бәйрәме хөрмәтенә диңгезчеләр традиция буенча шәһәр урамнары буйлап хәрби-диңгез флоты флаглары белән автойөреш оештырды.