Зәйдә республика сәламәтләндерү лагерьлары фестивале узды

2024 елның 26 июле, җомга

Бүген Зәйдә «Бар яхшысы - балаларга» республика сәламәтләндерү лагерьлары фестивале узды. Фестивальдә Зәй районының «Йолдызлык», «Ялта-Зәй», «Факел» һәм Яшел Үзән шәһәренең «Пионер» лагерьларыннан 250дән артык бала катнашты. Фестиваль Россия Федерациясендә Гаилә елына, Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елына һәм Зәй муниципаль районында батырлык һәм бердәмлек елына багышланган спорт ярышларын: футбол, волейбол һәм иҗади сынауларны үз эченә алган программадан гыйбарәт иде. Фестивальне ачу тантанасында катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев, «Лето» ДБУ җитәкчесе Илдар Дәүләтчин сәламләде. Фестиваль һәр балаларны савыктыру лагереның визиткасын тәкъдим иткән актив бәйрәм программасы белән үрелеп барды. Аннары командалар футбол, волейбол, йөзү ярышларында көч сынаштылар. Шулай ук көн дәвамында фестивальдә катнашучылар өчен төрле интерактив мәйданчыклар, «Сугышчан дан музее», «Застава» хәрби-патриотик клубы күргәзмәләре, чүлмәкче сәнгате һәм тукыма буенча рәсем ясау буенча мастер-класслар, аквагрим, флешмоблар һәм крио-шоу эшләде. Әлеге социаль әһәмияткә ия проект Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен грант конкурсы кысаларында гамәлгә ашырыла. Яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән «Мәгариф» милли проекты максатларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International