«Бердәм Россия» берләштерә» автобус марафоны Зәйгә килде

2024 елның 26 июле, җомга
Татарстан шәһәрләре һәм районнары буйлап «Бердәм Россия» берләштерә» дип исемләнгән автобус марафоны хәрәкәт итә.25 нче июльдә ул Зәйгә килеп җитте. Аның кысаларында депутатлыкка кандидатлар белән очрашу «Энергетик» Мәдәният сараенда узды. Биредә кандидатлар тарафыннан халык фикерләре тыңланды, сайлау алды программалары киң җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителде, алдагы биш елга мөһим юнәлешләр билгеләнде. Халык белән очрашуга ТР Дәүләт Советының җиденче чакырылышына депутатлыкка кандидатлар һәм район җитәкчелеге килде. Алар — Россия Герое Рәсим Баксиков, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең Казан бүлеге сәркатибе урынбасары Ольга Воронова, «СМП Нефтегаз» АҖ генераль директоры Рияз Комаров, район башлыгы Разиф Кәримов. Очрашуның модераторы ТР Дәүләт Советы депутаты, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, республика журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов. Сөйләшү барышында нигездә халыкның яшәү шартларын тагын да яхшырту мәсьәләләре, махсус хәрби операциядәгеләргә, аларнвң гаиләләренә ярдәм турында фикерләштеләр. Әңгәмәне Илшат Әминоа алып барды. «Һәр татарстанлы үз кандидатларын һәм депутатларны яхшы белергә тиеш, чөнки бу кешеләргә үзләрен борчыган мәсьәләләр, тапшырыласы идеяләрне конкрет юллау мөмкинлеге бирә. Ә кандидатлар һәм депутатлар үз чиратларында республикада яшәүчеләрнең проблемалары белән якыннан танышырга бурычлы. Дәүләт Советы депутатлары алдында хәзерге һәм алда булачак мәсьәләләрне хәл итү бурычы тора. Бу — демобилизацияләнгән хәрбиләргә кагылышлы социаль интеграция, пенсион тәэмин ителеш, Татарстанның киләчәктәге икътисади үсеше, республика халкының яшәү дәрәҗәсен күтәрү, яңа глобаль федераль бурычларга тәңгәл рәвештә республика законнарын һәм социаль яклау чараларын камилләштерү. Ә куелган бурычларны тормышка ашыручылар - алар без хезмәт кешеләре», — дип билгеләде үз чыгышында Рәсим Баксиков. Ул үз чыгышында Зәйдә яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүләренә рәхмәт белдерде, бу фикергә балалар ял лагерьларында булып аралашудан соң килүен әйтте. Халык белән очрашуларның, кешеләрнең теләк-тәкъдимнәрен ишетүнең һәр кандидат өчен мөһим булуын Ольга Воронова да ассызыклады. «Иң мөһиме кешеләр гозерен ишетү, аларны хәл итәргә ярдәм итү. Шуңа да шәхси очрашулар кирәк. Кара-каршы сөйләшкәндә, кешеләрнең теге яки бу мәсьәләгә реакциясен йөзеннән үк күрергә була, ә бу кайсы мәсьәләнең беренче чиратта чишелергә тиешлеген ачыкларга булыша. Шул ук вакытта кайбер мәсьәләләрне чишү юлларын кешеләр үзләре үк күрсәтә. Дөрес, хәзер социаль челтәрләр аша да аралашырга мөмкин, тик күзгә-күз карап сөйләшүгә җитми», — диде ул. Ул шулай ук Россия Президенты куйган илкүләм максатларга да тукталды. Илкүләм проектларның кешеләр өчен мөһим булуын ассызыклады. «Татарстанда Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә бүгенге көндә илкүләм проектлар нигезендә 49 республика программасы гамәлдә. Бу барлык тармакларга да кагыла. Анда гаиләләрне, яшьләрне, өлкәннәрне адреслы социаль яклау да, икътисади үсеш тә, кадрлаө белән тәэмин ителеш тә, барысы да колачлана. Без алдагы биш еллыкта аларның берсен дә югалтмыйча эшләргә тиешбез», — ди Ольга Воронова. Әлеге уңайдан фикерне дәвам итеп Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов безнең җирлектә генә күп төрле социаль программаларның киң колач белән алып барылуын ассызыклады. Аларның җирле халык өчен бик тә мөһим булуын, яшәү шартларын яхшыртуын билгеләде. -Хәзер безнең алда Зәй ГРЭСын заманчалаштыру бурычы тора, чөнки Зәй энергетиклар шәһәре, ул яңарырга тиеш, бу проект өстендә җитди эш бара. Шулай ук шәһәрне әйләнеп узу юлы проекты өстендә дә эшләүне дә күз уңында тотабыз, - диде Разиф Кәримов. Ә Рияз Комаров үз чыгышында авыл, поселоклар юлларын төзекләндерүгә, сәламәтлек сагы, мәгариф өлкәсенә кагылышлы төзелеш, матди-техник базаны ныгытуга юнәлдерелгән эшләрне күз уңында тотарга исәпләвен белдерде. Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның 8 сентябрендә — Бердәм тавыш бирү көне. Татарстанда бу көнне Республика Дәүләт Советының җиденче чакырылышы өчен депутатлар сайланачак. Татарстан Парламентына биш елга срок белән 100 депутат сайлана. Шуларның 50се — бермандатлы сайлау округлары буенча, 50се — сәяси партияләрдән исемлек буенча тәкъдим ителгән кандидатлар. Билгеле булганча, узган биш ел эчендә республикада зур эшләр башкарылды. Илкүләм проектлар, республика һәм муниципаль программалар гамәлгә ашырылды. Хәзер дә төп бурыч — илкүләмендә куелган максатларга йөз тотып эшләү, алар Россия Президентының майдагы Указында билгеләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International