Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Татарстанда 3 мең булачак әни бердәм пособие ала
2024 елның 24 июле, чәршәмбе
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге линиясе буенча булачак әниләргә кайбер түләүләр һәм пособиеләр бирелә.Шуларның берсе - 2023 елның гыйнварыннан гамәлгә кертелгән бердәм пособие. Ул 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә генә түгел, ә йөклелекнең иртә срогында медицина оешмасында исәпкә баскан хатын-кызларга да билгеләнә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында әлеге төр түләүне 3мең йөкле хатын-кыз ала. Йөкле хатынарга бердәм пособие түбәндәге очракларда билгеләнә: -булачак әни йөклелекнең беренче 12 атнасында медицина оешмасында исәпкә баскан булса; -гаиләнең җан башына айлык кереме Татарстанда бер кешегә исәпләп билгеләнгән яшәү минимумыннан (13135 сум) артмаса ; - гаилә милке билгеләнгән критерийлардан артмаса; - хатын-кызның РФ гражданлыгы булса һәм ул даими рәвештә Россиядә яшәсә. Бердәм пособие билгеләүне сорап йөклелекнең 12 атнасы узгач мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ул исәпкә куелган айдан башлап, әмма йөклелекнең 6 атнасыннан соң гына исәпләнеп түләнә башлый. Айлык түләү күләме гаиләнең мохтаҗлык дәрәҗәсенә бәйле һәм Татарстан Республикасында хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумы- 14 317сумның 50, 75 яисә 100 процентын тәшкил итәргә мөмкин. Ягъни 50 % - 7158, 50 сум; 75 % - 10 737,75 сум; 100 % - 14 317 сум. Расланган исәп язмасы булган очракта бердәм пособие билгеләү өчен гаризаны онлайн форматта дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук Социаль фондның Татарстан бүлеге бүлекчәләре һәм күпфункцияле үзәкләрнең клиентлар хезмәтләрендә бирергә мөмкин. Әгәр сорауларыгыз булса, сез 8-800-1-00000-1 телефон номеры буенча Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлегенең бердәм контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итә аласыз: (шалтырату бушлай).
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
апрель, 2026 ел
“Каенкай” балалар бакчасы коллективы “Эковесна-2026” акциясендә катнаша
Язгы чорда, Зәй муниципаль районының территориясен кирәкле санитар хәлгә китерү йөзеннән, экологик торышны яхшырту максатыннан, “ Каенкай” балалар бакчасы коллективы “Эковесна-2026” акциясендә катнаша.
Хәтер вахтасы- 2026
Бүген Зәйнең Азатлык китерүче солдат һәйкәле каршыннан “Гвардия” эзтабарлар отряды әгъзаларын “Хәтер вахтасы-2026” катнашу өчен ерак сәфәргә озаттылар.
22
апрель, 2026 ел
Зәй районында тәрбиягә алган гаилә өлкәннәр өчен кайгыртучанлык һәм күңел җылысы үрнәге булды
Зәй муниципаль районында «Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектының гамәлгә ашыру кысаларында өлкән яшьтәге кеше өчен тәрбиягә бала алган гаилә төзелде, һәм бу программаның уңышлы эшләвенең ачык мисалы булып 2018 елның декабреннән Сармаш-Баш авылында Гыйниятуллиннар гаиләсендә яшәүче Салихҗан Баттал улы Гыйльфанов тарихы тора.
Укыту террорчылык актын булдырмау буенча практик тренировка узды
2026 елның 22 апрелендә Зәй муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе тарафыннан террорчылык куркынычының «кызыл» критик дәрәҗәсен билгеләү буенча практик күнегүләр үткәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз