Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән чираттагы очрашу узды
2024 елның 25 июле, пәнҗешәмбе
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан егетләр белән очрашты. Очрашуда район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев, «Ватанны саклаучылар» фондының Зәйдәге социаль координаторы Сергей Хватков, хәрбиләрнең эш урыннарыннан җитәкчеләр һәм авыл җирлекләре башлыклары, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзалары катнашты. Иң элек егетләр “Энергетик” мәдәният сарае фойесында “Зәй муниципаль районының 2023 елдагы мөһим вакыйгалары” дигән күргәзмә белән таныштылар. Очрашу күңелле мизгелдән – бүләкләүдән башланды. Хәрби бурычын лаеклы һәм батырларча үтәгәне өчен Зәйнең ике егетенә район башлыгы исеменә Рәхмәт хаты килде. Аларны Разиф Галиевич берсенең әтисе - Әлфис Мөхәммәдиевич һәм икенчесенең тормыш иптәше - Ильнара Альбертовнага тапшырды. Шулай ук махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләргә һәрьяклап ярдәм күрсәткәннәре өчен “Тимер” батальоны командованиесе һәм 29657нче хәрби часть командирының Рәхмәт хатлары белән район башлыгы Разиф Кәримов һәм аның урынбасары Петр Уразайкин бүләкләнде. “Бу - безнең зәйлеләрнең уртак эше”, - дип кабул итеп алды Рәхмәт хатын Разиф Галиевич. Разиф Кәримов егетләрне райондагы эшләрнең торышы белән таныштырды, очрашуга килүләре өчен рәхмәт белдерде. -Безнең чакыруны кабул итеп, очрашуга килгәнегез өчен зур рәхмәт. Сезнең белән күрешү безнең өчен бик кадерле, без сезнең белән горурланабыз. Зәй егетләре махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын намус белән батырларча үти. Алар итагатьле, тыйнак булулары белән дә аерылып торалар. Иң мөһиме — үзегезне саклагыз, без сезнең җиңү белән кайтуыгызны түземсезлек белән көтәбез, — диде Разиф Галиевич. Махсус хәрби операциядә һәлак булган Зәй егетләре бер минут тынлык белән искә алынды. Очрашу җылы, рәсми булмаган шартларда узды. Чәй өстәле артында хәрбиләр үз хәлләре турында сөйләде, гуманитар ярдәм күрсәткән, аларга рухи һәм матди яктан ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт сүзләрен белдерделәр. Очрашу күчтәнәче итеп, барысына да азык-төлек пакетлары бирелде.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
март, 2026 ел
Зәйдә “Сабантуй гүзәле- 2026” ел бәйгесенә старт бирелә
Зәй районы мәдәният идарәсе елның иң якты, иң көтеп алынган бәйгеләренең берсе – “Сабан туе гүзәле — 2026 “га сайлап алу туры башланачагы турында хәбәр итә.
Зәйдә санитар-экологик икеайлык башлана
Зәй районында 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык башлана.
30
март, 2026 ел
Зәйлеләр Яр Чаллыда якташлар җәмгыятьләре очрашуында
Ике шәһәр элемтәләре турындагы тарихи күргәзмә төп вакыйга булды. 28 мартта Яр Чаллының «Энергетик» мәдәният йортында Зәй һәм Минзәлә якташлык җәмгыятьләре вәкилләренең җылы һәм бай эчтәлекле очрашуы узды.
Зәйдән 13 бала “Раздолье” дәвалау-савыктыру комплексына китте
Зәй районы мәктәп укучылары өчен язгы каникуллар сәяхәттән башланды. 28 мартта 13 бала “Раздолье” Чистай дәвалау-савыктыру комплексына юнәлде. Сәфәр балалар ялы һәм сәламәтләндерү программасы кысаларында оештырылды. Егетләрне смена дәвамында бай күңел ачу программасы гына түгел, иммунитетны ныгытуга һәм организмны гомуми савыктыруга юнәлдерелгән медицина процедуралары комплексы да көтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз