Авыл китапханәсе Татарстан Республикасы Мәдәният министырлыгы оештырган бәйгедә катнашып “Авыл җирлегендә иң яхшы китапханә”номинациясендә җиңү яулады һәм 100мең сумлык грантка ия булды. Шушы көннәрдә китапханә өстәмә материаллар: проектор, экран, ноутбук, принтер, кресло, диван белән тулыландырылды.
15 январьда шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре 5 мәктәпнең 3 сыйныф укучылары белән “Саулыкта-безнең көч” – дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Спорт һәм сәләмәт яшәү рәвеше елында физик мөмкинлекләрне ничек үстерергә, хәзерге дөньяда үзеңнең сәләмәтлегеңне ничек кайгыртырга болар барысы да актуаль темаларның берсе булып тора.
Сөт җитештерүне арттыру өчен фермаларда көне-төне эш кайный. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәглүматларына караганда бүгенгесе көнгә район буенча бер сыерга 13,8 кг. сөт савып алына, ә түлегенә барлык савылган сөт күләме 60,7 тонна тәшкил итә.
Түбән Лоҗы авылында яшәп гомер итүче хезмәт ветераны Әминә Исламова үзенең гомер бәйрәме- 90 яшен билгеләп үтте. Аны котларга район җитәкчелеге, Бигеш авыл җирлеге башлыгы һәм автоклуб хезмәткәрләре катнашты. Җыр, изге теләкләр мулдан булды. Соңыннан бергә чәй өстәле артында котлаулар дәвам итте.
“Йолдызлык-2016” фестивале үтәргә күп тә калмады. Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов кул астында үтә торган әлеге фестиваль елдан ел үзенчәлекле һәм күпсанлы талантларны үзенә җәлеп итә.
14 январьда иске Маврино авыл клубында китапханә һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре белән берлектә “Иске әкият яңача” дип исемләнгән күренеш әзерләделәр. Балалар чарада бик теләп катнашты, көлделәр, кул чаптылар. Соңыннан әкият геройлары булып фотога төштеләр.
Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Н.А.Нифатов Шыкмай авылында яшәүче хезмәт ветераны Әхмәтҗанова Салиха Кашап кызын 90 яшьлек юбилее белән котлады. Чарада Түбән Биш авылы җирлеге башлыгы Д.В.Насертдинов һәм автоклуб хезмәткәрләре катнашты.
Кичә район башлыгы Разиф Кәримов эш көнен Иске Зәй бистәсе хакимият бинасында территориаль - иҗтимагый үзәк җитәкчеләре, бистәдә яшәүчеләрне шәхси сораулары белән кабул итүдән башлады. Алга таба ул һәр атнаның пәнҗешәмбе көнен Иске Зәйгә багышлап, бистә проблемаларын тирәнтен өйрәнү, халыкка уңайлы булсын өчен уңайлы яшәү шартлары тудыру өчен кешеләр белән якыннан аралашып эшләргә ниятли.
2016 елның 14 гыйнварында Якты Күл авылы боз шугалагында “Ракета” һәм “Спутник”командалары арасында хоккей ярышы узды (6 -9 сыйныф укучылары). “Ракета” командасы 8:6 хисәбенә җиңү яулады.
Зәй тарихы турында китапларны ачсаң анда күп кенә истәлекле вакыйгаларга юлыгасың. Тарих. 100 ел дәвамында Зәй Россиянең ышанычлы стратегик үзәге булган. Тарихка кереп андагы чордагы сакчы буласың килсә, мәктәп тауындагы эскарпларда басып тору да җитә.