Авыл хәбәрләре

2016 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

Авыл китапханәсе Татарстан Республикасы Мәдәният министырлыгы оештырган бәйгедә катнашып “Авыл җирлегендә иң яхшы китапханә”номинациясендә җиңү яулады һәм 100мең сумлык грантка ия булды. Шушы көннәрдә китапханә өстәмә материаллар: проектор, экран, ноутбук, принтер, кресло, диван белән тулыландырылды. Чыбыклы авылы “Салават күпере” балалар бакчасында ФГОС программасы буенча математика, сөйләм теле, рәсем, юл йөрү кагыйдәләре, җыр буенча китаплар кайтты.Балаларга шушы китаплар белән шөгыльләр үткәреләчәк. Чыбыклы авылы җирлегендә балалар бакчасы, мәктәп, почта, мәдәният йорты, китапханә белән берлектә шимбә өмәсе оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International