Зәй тарихы турында китапларны ачсаң анда күп кенә истәлекле вакыйгаларга юлыгасың. Тарих. 100 ел дәвамында Зәй Россиянең ышанычлы стратегик үзәге булган. Тарихка кереп андагы чордагы сакчы буласың килсә, мәктәп тауындагы эскарпларда басып тору да җитә.
Сармаш-Баш авыл мәдәният йортында күп балалы гаиләләр өчен әзерләнгән Иске яңа ел кичәсе уздырылды. Кичәне мәдәният йорты җитәкчесе Наилә Арсланова алып барды. Кичәдә төрле уеннар һәм татарча дискотека уздырылды. Яңа ел кичәсенә Кыш Бабай һәм Кар кызы да чакырылган иде.
Республика программасы буенча Кадер авылы мәдәният йортында капиталь төзекләндерү эшләре бара. Җылылык системасы тулысынча яңартылды. Бина эчендә җылы. Барлык стеналар гипсокартон белән тышлана. Кадер авылы җирлеге бүлмәләре тулысынча төзекләндерелде .
13 январьда шәһәр мәдәният йортында яңа елны искечә каршы алдылар. Баштан алып баручы искечә яңа елны каршы алу йоласы турында сөйләде, киенеп-ясанып урам буенча гармун тартып йөрүләр, җыр җырлау, теләкләр теләү йоласын башкару һәм анда барлык балаларның да катнашуы үзенә бер ямь өстәде.
Район башкарма комитеты спиртлы эчемлекләр сату буенча булган җитешсезлекләрне район башкарма комитетына җиткергән гражданнарга материаль кызыксындыру чарасы каралганлыкны җиткерә
Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше Елында Төги җирле үзидарә авыл советында спорт буенча төрле чаралар оештырыла. Бу чараларда мәктәп укычылары һәм авыл яшьләре катнашта. Яшьләр бик рәхәтләнеп чаңгы ярышында катнашалар, чаңгыда шуалар. Барлык катнашучыларда үзләренең сәламәтлекләрен ныгыталар һәм күтәренке кәефтә калдылар.
19 гыйнвар – Крещение (Кач ману). Ул православие динен тотучыларның иң зур бәйрәмнәреннән берсе. Кач ману (водосвятие) мәҗүси халыкларның суга табыну чорыннан ук калган. Су бик борынгы заманнардан ук иң изге әйберләрнең берсе, барлык җан ияләренә рух өрүче булып саналган.