15 январьда шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре 5 мәктәпнең 3 сыйныф укучылары белән “Саулыкта-безнең көч” – дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Спорт һәм сәләмәт яшәү рәвеше елында физик мөмкинлекләрне ничек үстерергә, хәзерге дөньяда үзеңнең сәләмәтлегеңне ничек кайгыртырга болар барысы да актуалҗ темаларның берсе булып тора. Аннан балалар туп һәм сикергеч ярдәмендә уеннар үтте. Балалар барлык күнегүләрдә дә катнашып ярыштылар. Барлык катнашучылар да күтәренке күңел белән таралыштылар.