ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2016 ел
шимбә

5 февральдә шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре 5 мәктәп укучылары белән табигатьнең әһәмияте турында диспут үткәрде. Табигать ул безнең җиребез, туган ягыбыз һәм яшәү өчен көч бирүче байлыгыбыз. Ул тәрбия бирә алмый,ләкин аңа сәбәпче була ала. 9 сыйныф укучылары ике төркемгә бүленеп шул турыды бәхәсләштеләр.


5
февраль, 2016 ел
җомга

Бүген ГРЭСта үткән елдагы эшкә хисап, алдагы елларга планнар белән коллективны таныштыру максатында конференция үтте. Аның эшендә район башлыгы Разиф Кәримов, “Генерацияләү компаниясе” ААҖ бүлек башлыгы Гүзәлия Әхмәдиева катнаштылар.

Район хуьалыкларында язгы чәчүгә әзерлек йөзеннән минералҗ ашлама туплау дәвам итә. Бүгенгесе көнгә 5000 тонна аммиак селитрасы кайтарылды. Басуга органик ашлама чыгару да дәвам итә. Барлыгы 13700 тонна органика чыгарылган.

4 февраль көнне Министрлар кабинетының архив идарәсе коллегиясе үтте. Аның эшендә Министрлар кабинетының премьер-министры Ильдар Халиков катнашты. Ул 2016 елда архив идарәсе каршында торган бурычлар турында сөйләде һәм “Архив эшендә чын патриотлар эшли” – дип иглан итте.

Мирный бистәсендә яшәп гомер итүче, хезмәт ветераны Минсрур Махияновна Кәлимуллина үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Аны олы бәйрәме белән котларга район ветераннар Советы рәисе Марсель Хузин, автоклуб хезмәткәрләре килде.

4 февральдә авыл башкарма комитеты мәктәп, клуб, китапханә белән берлектә спорт елына багышланган спорт эстафетасы \"Югарырак, көчлерәк, җитезрәк\" узды. Мәктәп спорт залында укучылар һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләр җыелды, 2 команда \"Тигр\" һәм \"Акула\" ярыштылар.

4 февральдә шәһәр мәдәният йортында россиядә кино елына багышланган күргәзмә үтте. Балалар танылган киноактерлар белән таныштылар. Шунысы кызыклы балалар күп кенә кино артистлары белән таныш.


4
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Яшел Үзән шәһәрендә чаңгы буенча Татарстан беренчелегенә ярышлар булып үтте. 2000-2001 елгы чаңгычылар арасында Олимпия чемпионы Федор Симашев исемендәге яшьүсмерләр спорт мәктәбе спортчылары да катнашты. Ярышларның нәтиҗәсе буенча зәйлеләр 7 урында торалар.

Район хуҗалыкларының механика остаханәләрендә авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау эшләре башланды. Чәчкеч агрегатлары, культиваторлар, тырмалар тулаем язгы чәчүгә әзер. 123 трактор ремонтланып беткән, бу барлык техниканың 37 проценты дигән сүз.

Зәй районында кичә эш визиты белән Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Татарстан Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов булды. Ул район башлыгы Разиф Кәримов белән берлектә политехник колледжда, заманча төзекләндерелгән остаханәләрне карады, студентларның уку программалары белән кызыксынды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International