4 февральдә авыл башкарма комитеты мәктәп, клуб, китапханә белән берлектә спорт елына багышланган спорт эстафетасы \"Югарырак, көчлерәк, җитезрәк\" узды. Мәктәп спорт залында укучылар һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләр җыелды, 2 команда \"Тигр\" һәм \"Акула\" ярыштылар. Нәтиҗә буенча \"Акула\" (укучылар) командасы бер балл хисәбенә җиңде, барысы да кәеф күтәренкелеге алды. Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау иде.