Район хуҗалыкларының механика остаханәләрендә авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау эшләре башланды. Чәчкеч агрегатлары, культиваторлар, тырмалар тулаем язгы чәчүгә әзер. 123 трактор ремонтланып беткән, бу барлык техниканың 37 проценты дигән сүз. Яңа техника кайтару эшләре дә бара. Мәсьәлән, “Нива” ширкәтенә яңа 6 берәмлек МТЗ-1221 һәм 2 берәмлек МТЗ-82 кайтарылды. Язгы кыр эшләрен вакытында башкарып чыгу өчен 40 механизатор җитешми.