4 февраль көнне Министрлар кабинетының архив идарәсе коллегиясе үтте. Аның эшендә Министрлар кабинетының премьер-министры Ильдар Халиков катнашты. Ул 2016 елда архив идарәсе каршында торган бурычлар турында сөйләде һәм “Архив эшендә чын патриотлар эшли” – дип иглан итте. Республиканың үзәк архив җитәкчесе Ирада Аюпова 2015 елда алып барылган эшләр буенча хисап һәм 2016 елга планнар турында сөйләде.