Бүген ГРЭСта үткән елдагы эшкә хисап, алдагы елларга планнар белән коллективны таныштыру максатында конференция үтте. Аның эшендә район башлыгы Разиф Кәримов, “Генерацияләү компаниясе” ААҖ бүлек башлыгы Гүзәлия Әхмәдиева катнаштылар. Разиф Кәримов үз чыгышында ГРЭСның район икътисадын ныгытуда зур роль уйнавы өстенә, энергетикларның район-шәһәр тормышында актив катнашуларын да ассызыклады. Шәһәрне электр энергиясе, җылылык белән тәэмин итүдә өзеклекләргә юл куелмаган өчен коллективка рәхмәт белдерде. ГРЭСның генераль директоры Сергей Токмачев, 2015 ел җитештерүчәнлек ягыннан бик үк уңышлы булмаса да, планнарның үтәлүен билгеләде. -Ел дәвамында җитештерелгән электр энергиясе 4,6 млрд. кВт сәгать, җылылык энергиясе 210 мең Гкал ны тәшкил итте. Реализацияләнгән җылылык энергиясе 167 мең Гкал. булды. Ә капиталь төзекләндерүгә килгәндә, без 9, 2, 4 блокларда планлы төзекләндерү эшләрен вакытында башкарып чыктык. Ел бик җиңел булмаса да, хезмәтне саклау чыгымнары 2014 елга карый, күбрәк тотылды, чөнки хезмәткәрләрнең эш урыннарында тиешле таләпләрнең үтәлүе предприятие өчен мөһим. Экологияне саклауга да җитди игътибар бирелде. Хезмәткәрләр, аларның балалары, ветераннарыбызны социаль яклау, сәламәтлекләрен кайгырту да станциядә тиешле дәрәҗәдә оештырылды, - диде ул. ГРЭСта бүгенге көндә 1022 кеше эшли. Аларның уртача яше - 41, 35 яшькәчә булганнар коллективның 27,8 процентын тәшкил итә. Үз чыгышында Гүзәлия Әхмәдиева Зәй ГРЭСы яшьләренең хезмәттә дә, төрле чараларда да актив булуын аерым ассызыклады, яшь энергетикларны “Генерацияләү компаниясе” нең йөзе дип атады. Энҗе Әгъләмова