“Табигать – безнең йортыбыз”

2016 елның 6 феврале, шимбә

5 февральдә шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре 5 мәктәп укучылары белән табигатьнең әһәмияте турында диспут үткәрде. Табигать ул безнең җиребез, туган ягыбыз һәм яшәү өчен көч бирүче байлыгыбыз. Ул тәрбия бирә алмый,ләкин аңа сәбәпче була ала. 9 сыйныф укучылары ике төркемгә бүленеп шул турыды бәхәсләштеләр. Беренче төркем автомобильләрдән чыккан янган газлар табигатьне аяныч хәлгә китерә дип уйлый, ә икенче төркем хәзерге ягулыклар табигатькә һәм кеше гомеренә куркыныч янамый дип уйлый. Бәхәс бер фикергә китерде – әгәр күбрәк агач утыртып, яңа төр машина ягулыгы куллансаң табигатькә һәм кеше тормышына артык зыян салмас.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International