2 апрель көнне хакимиятнең зур залында район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә даими эшләп килүче икътисад Советының чираттагы утырышы үтте. Ул Зәй районында эшләп килүче предприятияләрдә сакчыллыкны арттыру мәсьәләләренә багышланды.
1 апрель көнне үзәк китапханәдә “Шигырь юлларының акылы” –дигән темага әдәби-музыкаль кичә үтте. Алып баручы Людмила Крылова әдәбиятның көчлелеге турында сөйләде. Чарада катнашучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, кинофильмнарда яңгыраган җырларны искә төшерделәр.
1 апрель көнне Мирный бистәсендә, кече сыйныф укучылары өчен түгәрәк уеннары үтте. Чара уен, көлкеләргә бай булды, чөнки көлке көне иде. “Беренче апрель – беркемгә ышанма!” – диләр, ләкин бер-берең белән уйнауны беркем тоя алмый. Шуңа күрә балалар рәхәтләнеп уйнадылар.
Бүген, хакимиятнең кече залында район Советының мәгариф, мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау һәм милли мәсьәләләр даими комиссиясе утырышы үтте. Анда : “Спорт мәйданчыкларын рациональ һәм нәтиҗәле файдалану”,
Бүген Зәйдә космонавтлар Антон Шкаплеров белән Олег Артемьев булып китте. Россия геройларының бирегә килүе очраклы түгел: район космоска мөнәсәбәтле. Зәйдә Гагаринга кадәр бер ай алдан, җир орбитасында булып, шәһәрдән 10 километр читтә Иске Тәкмәк авылы басуына космик аппаратта эт төште.
Март ахырында Казанда туган тел һәм әдәбият укытучыларының Бөтенроссия бәйгесе узды. Конкурста Татарстан мәктәпләренең рус, татар, чуаш, удмурт, мари, мордва, яһүд, башкорт теле мөгаллимнәре, шулай ук Россия субъектлары гомумбелем бирү оешмаларының татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.
31 март көнне Минзәлә шәһәрендә социаль- икътисади үсеш буенча эксперт сессиясе булды. Аның эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов җитәкчелегендә 14 кешедән торган делегатлар катнашты.
Бүген, 31 мартта, хакимиятнең зур залында район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә район һәм шәһәр Советы утырышлары үтте. Анда район һәм шәһәр бюджетының 2015 елга үтәлеше, 2016 ел бюджетына үзгәрешләр кертү һәм хисап палтасының 2015 елга отчеты тыңланылды.
30 мартта хакимиянең кече залында район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев җитәкчелегендә район башлыгы каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча эшләп килүче Координацион Советның чираттагы утырышы булды. Анда 3 мәсьәлә карлды.
30 мартта, хакимиятнең зур залында, район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев җитәкчелегендә авыл җирлеге башлыклары Советы утырышы булды. Анда авыл җирлекләрендә төзекләндерү эшләре торышы, янгынга каршы көрәш һәм язгы ташуларга әзерлек мәсьәләләре каралды.