Зәй политехник колледжының ресурс үзәгенә Американың электр челтәре тармагында югары квалификацияне белгечләр әзерләүче SLTC компаниясе белем үзәге җитәкчеләре килде. Алар республиканың “Челтәр компаниясе” җәмгыятенә кергән оешма җитәкчеләренә, әйдәп баручы белгечләргә, ресурс үзәге педагоглары, студентларга үзләренең укыту методикасын презентацияләде. “Челтәр компаниясе” генераль директоры Илшат Фәрдиев белдерүенчә, бу киләчәктә көчке энергетика тармагы белгечләре, электромонтерлар әзерләү өчен бик мөһим. Энҗе Әгъләмова