Мирный бистәсендә яшь сайлаучылар көне үтте

2016 елның 5 апреле, сишәмбе

4 апрель көнне Мирный бистәсе мәктәбендә “Яшь сайлаучылар көне” уңаеннан шәһәр Советы депутаты Валерий Шалафаев һәм җирле территориаль үзидарә җитәкчесе Мария Гарәпшинаның яшь сайлаучылар белән очрашуы үтте. Очрашуның максаты – хокук нормаларының үтәлешен һәм культурасын тиешле дәрәҗәгә күтәрү,яшь сайлаучыларны сайлау законнары белән таныштыру, гражданнарның активлыгын арттыру. Яшь сайлаучыларга Россия Федерациясе Конституциясе турында, анда каралган сайлаучылар хокукы турында һәм сайлау вакытында үз-үзеңне тоту, мөмкин кадәр булган җавапчылык турында сөйләнде. “Бердәм Россия” партисенең җирле бүлеге җитәкчесе Мария Гарәпшина әйтүенә караганда яшьләрнең сәяси проблемаларда катнашуы - тирә-юньдәге җитешсезлекләргә битараф булмау – бик мөһим. Чөнки безнең киләчәк алар кулында. Аларны ничек тәрбиялибез, киләчәктә шулай яшәячәкбез. Сайлауларда актив катнашу битараф булмауның бер өлеше, чөнки без бер җирдә, бер җәмгыятьтә яшибез, димәк без бердәм булсак кына җиңүләр яуларга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International