Гаиләгә тугрылык, мәхәббәт, хөрмәт һәм гаилә традицияләрен түкми-чәчми алып дәвам итү йөзеннән район мәдәният йорты хезмәткәрләре гаилә бәйрәме оештырдылар. Ул “Кайнана коймагы” дип аталды. Уен-көлкеле программада катнашырга башта парлар табу кыен булды, ә аннары катнашучылар саны артканнан арта барды. Программа кайнананың ир-атлар өчен викторина сораулары белән башланып китте. Аннан ул кияүләрне коймак белән сыйлады. Ул бәйге кем күбрәк һәм тизрәк коймак ашауга бәйләнгән иде. Бәйгеләр уен-көлке белән дәвам итте, чөнки программага төрледән-төрле юмор һәм сатира биремнәре кертелгән иде. Әлбәттә инде тормыштан алынган сораулар да күп иде, чөнки алары киңәш һәм тормыш көнкүреш мәсьәләләренә кагылды. Уенда катнашучыларга истәлекле бүләкләр дә тапшырылды. Соңыннан парлы вальс әйләнделәр һәм биеделәр.