Зәйлеләр кабат беренче

2016 елның 4 апреле, дүшәмбе

1-2 апрельдә Түбән Кама шәһәрендә Данил Галиев истәлегенә татар көрәше буенча XXIII ачык республика турниры үтте. Анда безнең көрәшчеләр үзләренең көчле команда икәнен тагын бер тапкыр исбатдылар. 300 көрәшче арасында алар беренче урынны алдылар. Данил Галиев 8 тапкыр Россия чемпионы, 12 тапкыр Татарстан чемпионы, 2 тапкыр Татарстанның абсолют чемпионы, 10 тапкыр Түбән Кама сабан туе батыры. Спорт өлкәсендәге уңышлары өчен аңа “Татарстанның атказанган спорт остасы” исеме бирелде. Аның җитәкчелегендә тәрбияләнгән 10 спортчы спорт остасы исеме алдылар. 1993 елда ул вакытсыз вафат була. 1994 елдан аның истәлегенә көрәш турниры үтә. Әлеге ярышлар турнирда катнашучыларның рухын, осталыгын һәм максатын күтәрүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International