Һәр кешенең үз язмышы. Сугыш урыннарын яфраклар каплады, чигәләрне көмеш басты, ләкин сугыш ветераннары ул вакытларның газабын тирән күңелләрдә саклауын дәвам итә. Журавлевлар гаиләсендә булганда миңа бер аклы-каралы фото күзгә чалынды. Анда Стаховлар гаиләсе сүрәтләнгән иде. Гаилә башлыгының сүрәтен караганда хаттә саргаеп бара торган фотография аша да аның горур карашы һәм тыныч авырлыкларга бирелмәгән кеше икәне ачык күренә. Стахов Николай Алексеевич 1915 елда Украинаның Винница өлкәсе, Маломолицы авылында дөньяга килә. 1937 елда армия сафларына китә һәм Карелия бугазында барган – Маннергейма линиясендә совет- фин сугышында катнаша. Разведчик буларак ул яхшы сугышчылар рәтендә була. 1942 елда яраланып пленга эләгә һәм анда нинди генә җәзалар күрми дә нинди михнәтләр аның башыннан үтми. Ләкин совет гаскәрләре аны коткара. 1947 елда ул Урал якларына эшкә китә. Анда хатыны Мария белән таныша һәм алар рус Акташы һәм соңрак Зәйгә күчеп киләләр, 2 кыз тәрбияләп үстерәләр. Сугыштагы батырлыклары өчен Николай Алексеевич “Икенче дәрәҗә ватан сугышы” ордены белән бүләкләнә.