7-9 апрель көннәрендә Туймазы шәһәрендә 18-20 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында Россия беренчелегенә Билбау көрәше буенча ярышлар үтте. Чыбыклы егете Булат Гадершин 70 кг. үлчәмдә көрәшеп беренче урынны алды. Шуның белән ул Россиянең спорт остасы исемен дә алды. Булатның тренеры аның әтисе Илфат Гадершин. Котлыйбыз сине Булат һәм сиңа яңадан-яңа уңышлар телибез!