8 апрельдә “Энергетик” мәдәният сараенда Дәүләт Думасынына алдан сайлауларда катнашучылар зәйлеләр белән очраша. Очрашуга Дәүләт Думасының гамәлдәге депутаты Айрат Хәйруллин, вакытлыча эшсез Людмила Каня һәм Казан Федераль университетының Чаллы филиалы укытучысы Андрей Швеев киләчәк. Исгезгә төшерәбез, быел 18 сентябрьдә сайлауларга үтү өчен һәр кандидат алдан сайлаулар гамәлен үтәргә тиеш (праймериз). Алдан сайлаулар 22 май көнне үтәчәк. Дәүләт Думасына сайлаулар катнаш системада үтәчәк: кандидатларның яртысы бер мандатлы округтан, икенче яртысы партия списогы аркылы үтә. Киләчәк сайлауларга Зәй районы да кергән Тәбән Кама округыннан үз кандидатурасын өч чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр буенча комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Хайруллинн үз кандидатурасын күрсәтте.