Ел саен 7 апрель көнне Бөтендөнья сәләмәтлек көне билгеләп үтелә. Ул көнне сәләмәтлекне саклау һәм аны булдыру өчен күп кенә чаралар үтә. Иске зәйнең мәдәният йортында да андый чара зур күләмдә билгеләп үтелде. Анда 30 га якын бала катнашты. Алар ике командага бүленеп төрле уеннар уйнадылар, спорт бәйгеләрендә катнаштылар һәм үзләренә күңел күтәренкелеге алып өйләренә таралыштылар.