“Тукай әкиятләре – илһам чыганагы”

2016 елның 8 апреле, җомга

Республика балалар китапханәсе инициативасы буенча агымдагы елда, кече һәм урта яшьтәге китап укучылар арасында “Әдәби герой музее” республика конкурсы уздырыла. Аның беренче номинациясе Тукай әкиятләре буенча апрель аена кадәр, икенчесе дөнья халыклары әкиятләре буенча ноябрь аена кадәр барачак. Балалар, әкият геройлары, әкиятләрдән күренешләр сүрәтләүче кул эшләнмәләре ясыйлар. Габдулла Тукай әкиятләре буенча конкурста катнашучы балалар ясаган кул эшләренә сокланмый мөмкин түгел! Шул кадәр иҗади, бөтен фантазияне эшкә җигеп ясалган, сокланып карап торырлык эшләр бар арада. Кемдер Шүрәлене, Су анасын төсле җепләрдән бәйләгән, кемдер үзле балчыктан әвәләгән, Инзиләнең “Сөткә тәшкән тычканы” пластилин белән гипстан булса, Марсельнең “Арслан белән төлкесе” кәгазъдән бик матур килеп чыккан. Абыйлы сеңелле Шәфигуллиннар, Эльза, Михаил, Ландышлар тозлы камыр белән бик оста эшләгәннәр. Зиләнең квиллинг ысулы (кәгазъ тасмаларны бөтереп) кулланып эшләнгән “Су анасы” әкиятеннән күренеше, Ренатаның макароннан картина формасында ясалган Шүрәлесенә бар кеше таң калырлык. Ә Түбән Биштән Максим “Су анасы” әкиятенә тулы бер композиция ясап аны, Республикабыздагы сулыкларны саклау елы белән дә бәйләгән. Һәркем үзенчә тырышкан, афәрин! Үзәк китапханәдә балаларның эшләреннән күргәзмә ясалды. Ә конкурсның район туры нәтиҗәләре Габдулла Тукайның туган көне алдыннан ясалачак. Конкурста катнашкан балаларга, аларны бу эшкә тарткан китапканәчеләргә рәхмәт. Барысына да алга таба да иҗади уңышлар телибез, Тукай әкиятләрен укып, алардан рухи азык, илһам алып үссеннәр сабыйлар! Әхмәтова Р.В. Үзәк китапханәнең директор урынбасары. 6.04.2016

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International