Зәй үзәк китапханәсендә Бөтендөнья спорт көнен билгеләп үттеләр

2016 елның 9 апреле, шимбә

Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышлап 7 апрельдә Үзәк балалар китапханәсендә “Спорт- сәламәтлек чыганагы” исемле конкурслы уен үткәрде. Балаларга Зәй муниципаль районында үткәрелгән спорт ярышлары һәм үзебезнең спортчыларыбызның уңышлары турында кыскача мәгълүмат бирелде. Сәламәт яшәеш турында әңгәмә электрон презентация күрсәтү белән үрелеп барды. Чараның икенче өлешендә балалар блиц - турнир сорауларына җавап бирделәр, спорт уеннарында көч сынаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International