Зәй ветераннары олыгайгач тормыш башланганны исбат иттеләр

2016 елның 11 апреле, дүшәмбе

Зәйдә “Балкыш” фестиваленең сайлап алу туры үтте. “Энергетик” мәдәният сараена чыгыш ясарга сәхнә осталары җыелды. 2016 елда “Балкышка” 5 яшь тулды. Ул вакыт эчендә 3 фестиваль үткәрелде. Хәзер фестиваль ике елга бер үткәреләчәк. - Ветераннар зур әзерлек белән килгәннәр. Кайбер чыгышлар яшьләрнекеннән ким түгел. Алар үз чыгышларыннан ләззәт алалар, һәрбер чыгышны җиренә җиткереп башкаралар. Җырда гына түгел, биюдәдә, шигырь сөйләүдә һәм уен коралларында уйнаудада олылырыбыз үрнәк булып торалар. Кыскасы бик тырышлар һәм осталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International