ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Зәй районы Сәвәләй авылында республика программасы буенча төзелгән заманча универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. Әлеге зур бүләк сәвәләйлеләргә район авыллары арасында беренчеләрдән булып ирештерелде. Район башлыгы Р.Г.Кәримов спорт мәйданчыгын тиз арада, сыйфатлы итеп сафка бастырган “Татспецстрой” ААҖ исеменә район башлыгы Рәхмәт хатын тапшырды

25
май, 2016 ел
чәршәмбе

Быел армия сафларына 10 зәйле чакырылган инде. Армия сафларына чакырылучы яшьләрне “Космос” яшьләр үзәгенә ветераннар һәм армия сафларында булып кайтканнар белән очрашуга чакырдылар.

24 майда 5 мәктәп балалар мәйданчыгында шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре 5 мәктәп укытучылары белән бергә Славян халкының язу һәм мәдәният бәйрәме көненә багышланган программа тәкдим иттеләр. Чара әлеге бәйрәмнең әһәмияте турында һәм хәрефләрне уйлап чыгаручылар Кирилл һәм Мифодий иҗатына багшланды.

24-25 майда район мәктәпләрендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме узды. Быел районда IX сыйныфны 509 укучы тәмамлый. Алар беренче дәүләт имтиханын 26 майда тапшыра. Ә XI сыйныфны 186 укучы тәмамлый. Быел бу көнне тагын да матур, истәлекле вакыйга итеп хәтердә калдыру максаты куелды.

24 май көнне Үзәк китапханәдә Славян язуы һәм мәдәнияте көне билгеләп үтелде. Укучылар өчен «Письмена во все времена» дип аталган презентация күрсәтелде. Славян язуын керткән Кирилл һәм Мефодий изгеләре турында искә алынды.


24
май, 2016 ел
сишәмбе

Бүген район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге комиссия язгы чәчүлекләрне кабул итә. Шулай ук районыбыз механизаторлары республикада беренчеләрдән булып терлек азыгы әзерләүгә керештеләр.

15 -17 майда Иваново шәһәрендә Россия кубогына билбау көрәше буенча ярышлар булып үтте. Анда Татарстан җыелма командасы составында Зәйдән дә көрәшчеләр барды. Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган 200 көрәшче арасында Татарстан командасы беренче булды, Карачаево –Черкессия – икенче, Мәскәү-өченче.

Һәр елны Лаеш районының Рус Никольское авылында республикадан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән фольклор коллективлары җыела. Инде Бөтендөньяга танылган әлеге фетивальдә һәр елны Зәйлеләр дә катнашып килә.

Район башлыгы Разиф Кәримов 23 майда үткән аппарат киңәшмәсендә гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының рәхмәт хаты белән янгын саклауга каршы ирекле төркем эше буенча үткәрелгән бәйге җиңүчесе, Төги авыл җирлеге башлыгы Татьяна Попованы котлады.

“Бердәм Россия” үткәргән Дәүләт Думасына кандидатлар сайлауында Зәйдә 13 сайлау комиссиясе эшләде. Аның бишесе шәһәрдә, 8 зе авылда. Зәйлеләр әлеге чарада да активлык күрсәттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International