Зәйлеләр активлык күрсәттеләр

2016 елның 24 мае, сишәмбе

“Бердәм Россия” үткәргән Дәүләт Думасына кандидатлар сайлауында Зәйдә 13 сайлау комиссиясе эшләде. Аның бишесе шәһәрдә, 8 зе авылда. Зәйлеләр әлеге чарада да активлык күрсәттеләр. 12 сәгатькә инде сайлаучыларның 58 проценты килгән иде. Ул 4 мең кешене үз эченә ала. Праймеризда сайлаучыларның 16 проценты катнашты. Шулай итеп Түбән Кама бер мандатлы сайлау округында Айрат Хайруллин өчен 95,3 процент тавышларын бирде, Людмила Каня өчен 10,8 процент. Федераль сайлау округы буенча 42 кандидаттан 1 урында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министры Марат Әхмәтов, икенче - Россия федерациясе финанс Министры урынбасары Айрат Фаррахов һәм Дәүләт Думасының хәзерге депутатлары – Александр Сидякин, Валентин Чайка, Ирек Богуславский.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International