Терлек азыгы әзерләү мөһим бурычларның берсе

2016 елның 24 мае, сишәмбе

Бүген район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге комиссия язгы чәчүлекләрне кабул итә. Шулай ук районыбыз механизаторлары республикада беренчеләрдән булып терлек азыгы әзерләүгә керештеләр. Быел район башлыгы әйтүенчә үткән елдагы шикелле салам, башка терлек азыкларын әзерләүгә чик куелмаячак. Киресенчә агрофирма җитәкчеләре шәхси хуҗалыкларга терлек азыгы әзерләүдә булышачак. Шуңа күрә шәхси хуҗалыкларда терлек асраучылар куркып калмаска тиеш. Хуҗалыкларында 3 һәм аннан да күбрәк савым сыеры асраучыларга былтыргы шикелле савым аппаратлары бүләк итәчәкләр. Быел терлек азыгы әзерләү буенча планнар да зурдан. Кимендә 10 мең тонна печән, 20 мең тонна салам, 51 мең тонна сенаж , 56 мең тонна силос тупларга кирәк. Район буенча бер терлеккә 35 центнер берәмлектә азык әзерләү күздә тотыла. Терлек азыгы әзерләми торып продукция арттыру мөмкин түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International