Уртак җиңүгә зәйлеләр өлеше

2016 елның 24 мае, сишәмбе

15 -17 майда Иваново шәһәрендә Россия кубогына билбау көрәше буенча ярышлар булып үтте. Анда Татарстан җыелма командасы составында Зәйдән дә көрәшчеләр барды. Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган 200 көрәшче арасында Татарстан командасы беренче булды, Карачаево –Черкессия – икенче, Мәскәү-өченче. Зәйдән Екатерина Бусова 76 кг. үлчәүдә 1 урында (тренеры Р.Ф. Салихов), һәм Эльдар Хамитов 100кг.үлчәүдә шулай ук беренче урында ( тренеры Р.Н. Фәйзуллин)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International