Мәктәпләрдә - «Соңгы кыңгырау»

2016 елның 25 мае, чәршәмбе

24-25 майда район мәктәпләрендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме узды. Быел районда IX сыйныфны 509 укучы тәмамлый. Алар беренче дәүләт имтиханын 26 майда тапшыра. Ә XI сыйныфны 186 укучы тәмамлый. Быел бу көнне тагын да матур, истәлекле вакыйга итеп хәтердә калдыру максаты куелды. Район җитәкчелеге карары белән чыгарылыш сыйныф укучылары тантаналардан соң “Ялта-Зәй” чаңгы спорты үзәгенә җыела. Биредә яшьләр өчен зур спорт фестивале оештырыла, теләгән кешеләргә «Хезмәткә һәм оборонага әзер!” нормативларын тапшыру мөмкинлеге дә тудырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International