Сәвәләйдә яңа универсаль спорт мәйданчыгы

2016 елның 26 мае, пәнҗешәмбе
Бүген Зәй районы Сәвәләй авылында республика программасы буенча төзелгән заманча универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. Әлеге зур бүләк сәвәләйлеләргә район авыллары арасында беренчеләрдән булып ирештерелде. Район башлыгы Р.Г.Кәримов спорт мәйданчыгын тиз арада, сыйфатлы итеп сафка бастырган “Татспецстрой” ААҖ исеменә район башлыгы Рәхмәт хатын тапшырды. “Әлеге мәйданчык бу җиңүләрне тагын да арттырырга ярдәм итсен!, -дип сәвәләйлеләргә үзенең иң изге теләкләрен җиткерде. Аларга киләчәктә дә яңа спорт уңышлары телибез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International