Зәйдән Азат Кашапов Герой – шагыйрь Муса Җәлилнең 110 еллык юбилеена багышланган региональара бәйгедә беренче урынны алды. Ул политехник колледжның 2 курсында укый, көрәш буенча күптапкырлар батыр калган кыю егет. Аңа укуда һәм спортта уңышлар телибез!
Район басуларында игеннәрне тамырдан тукландыру һәм корткычлардын, чүп үләннән гербицитлар белән эшкәртү хәзерге вакыттта игенчеләребез алдында торган иң мөһим бурычлардан берсе.
Шәһәребезнең 7 мәктәп спорт мәйданында “Сәләмәтлек” спартакидасы кыссаларында җиңел атлдетика буенча ярышлар үтте. Ярышлар 800 һәм 1000 метр ераклыкка йөгерү буенча булды. Шулай ук катнашучылар 4Х200 метр ераклыкка эстафета ярышлары да булды.
130 зәйле Изге Болгар быенында катнашып киләчәк буынга истәлекле мөрәҗәгатьнамә куюда катнаштылар. Ул 21 май көнне Изге Болгар җирендә Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов һәм дин, әдәбият, сәнгать әһелләре катнашында үтте.
Бүген зәйлеләр Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар билгеләү буенча "Бердәм Россия" партиясе оештырган алдан тавыш бирүдә катнаша. Иртәнге сәгать 8дә шәһәр - районда 13 сайлау участогы сайлаучылар өчен ишекләрен ачты.
Бүген Зәй районнан 125 вәкил, район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә “Изге Болгар җыенында “ катнаша. Ул елда үткәрелә торган чара һәм Болгар җирендә ислам кабул итү көненә багышлана.
20 нче майда бакча ширкәтләренә ярдәм күрсәтү эш группасының икенче утырышы үтте. Район территориясендә 9500 участокны үз эченә алган, 23 бакча ширкәте бар. Район башлыгы Р.Г.Кәримов җир белән бәйле булган бу мөһим мәсьәләләргә аеруча игътибар бирүне сорый. Шул максаттан чыгып, башкарма комитет җитәкчесе И.Ф.Хафизов рәислегендә бакча ширкәтләренә ярдәм күрсәтү йөзеннән районда 10 кешедән торган, үз эченә төрле юнәлештәге белгечләрне туплаган эш группасы төзелде.
Бүген шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина һәм ветераннар Советы җитәкчесе Марсель Хузин 90 яшьлек юбилее белән Зәй шәһәрендә яшәп гомер итүче, хезмәт ветераны Гөлчирә Исхакованы Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котладылар.