24 майда 5 мәктәп балалар мәйданчыгында шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре 5 мәктәп укытучылары белән бергә Славян халкының язу һәм мәдәният бәйрәме көненә багышланган программа тәкдим иттеләр. Чара әлеге бәйрәмнең әһәмияте турында һәм хәрефләрне уйлап чыгаручылар Кирилл һәм Мифодий иҗатына багшланды. Чара концерт номерлары белән бәйләнеп барды. Чараны “Березка” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни тамашачылар да кызыксынып карадылар.