Балалар шарлардан җәнлекләр ясадылар

2016 елның 2 июле, шимбә

1 июль көнне шәһәр мәдәният йорты янында эшләп килүче балалар лагерына йөрүчеләргә “Күңелле зоопарк” дигән мастер-класс үткәрелде. Анда шарлардан төрле җәнлекләр ясау серенә өйрәттеләр. Күбесе барып чыгуына ышанмаса да Алесья Хисмәтуллина җитәкчелегендә авырлыкларны җиңеп чыктылар һәм барысы да яңа иҗат серләренә төшенде – үзлектән уенчыклар ясадылар һәм үзләштергән һөнәрләре белән дусларын да өйрәтәчәкләрен әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International