29 июньнән 2 июльгә кадәр Лаеш районында Татарстан Авыл-хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының эксперименталь кырларында "Идел буенда халыкара кыр көннәре" уза. Анда Зәйдән район башлыгы Разиф Кәримов, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов, авыл хуҗалыгы белгечләре катнаша. Быелгы «Идел буенда Халыкара кыр көннәре» күргәзмәсендә Беларусь Республикасыннан, Бөекбританиядән, Германиядән, Россиядән 160тан артык әйдәүче компанияләр һәм фәнни институтлар, шулай ук Австрия, Нидерландия, Норвегия, Франция, Дания, Чехия, Швейцария вәкиллекләре катнаша. Анда «Үсемлекчелек», «Авыл хуҗалыгы техникасы» һәм «Терлекчелек» буенча яңа продуктлар һәм заманча технологияләр тәкъдим итәчәкләр. Монда «Бәрәңге территориясе» махсус экспозициясе урнаштырылачак һәм «Туфрак катламы» фәнни-тәҗрибә конференциясе дә узачак.
Рәзимә Кашапова