Бүген, 1 июль көнне шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина һәм административ комиссия секретаре Тәлгать Кашапов катнашында ТИҮ җитәкчеләре белән киңәшмә үтте. Анда 2016 елның беренче ярты еллыгына хисап һәм икенче яртыеллыкка планнар турында, шулай ук шәхси йорт тирәләрендәге тәртип, шәхси машина ияләренең тәртип бозуы һәм машиналарын тиешле урынга куймаулары турында мәглүматны тиешле урыннарга җиткерү мәсьәләләре каралды.