Хөрмәтле мөселманнар! Сезне чын күңелдән Ураза бәйрәме белән котлыйм! Ураза бәйрәме - мөселман дөньясының иң изге бәйрәмнәренең берсе. Әлеге бөек тантана рухи чисталык, яхшы күңеллелек һәм шәфкатьлелек символы булган изге Рамазан ае төгәлләнүен билгели. Ул бездә тыйнаклык тәрбияли, барыбызны да тынычлыкка өнди, үз-үзеңне камилләштерергә, олыларга, мохтаҗларга ярдәм итәргә өйрәтә. Татарстанның барлык мөселманнары кебек, районыбыз мөселманнары да үзләренең дини-агарту эшчәнлекләре белән яшь буынны тәрбияләү, милләтара, динара татулыкны, халыклар арасында тынычлык һәм дуслыкны, гаделлек һәм рухи бердәмлекне ныгытуга ярдәм итә. Районыбыз мөселманнары киләчәктә дә рухи-мәдәни яңарыш барышында, дуслык һәм үзара аңлашуны ныгытуда актив роль уйнарлар дип ышанам. Ураза бәйрәме һәр йортка шатлык һәм иминлек алып килсен. Тупланган кыйммәтләр үсеп килүче яшь буын өчен юл күрсәтүче, районыбыз, республикабыз тагын да чәчәк атсын өчен ныклы нигез булсын. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек, мул тормыш, бәхет телим!
Район башлыгы Разиф Кәримов