Зәй егетләренең хәлен белеп кайттылар

2016 елның 31 августы, чәршәмбе

Зәй делегациясе быел да Әстерхан өлкәсендәге Знаменсий-4 хәрби частена барып кайтты. Зәй хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов, район ветераннар советы рәисе, кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең райондагы ярдәмчесе Марсель Хуҗин, солдатларның әти-әниләре кергән делегация яшь солдатларның хәрби тормышы белән танышты. Әлеге частьне Зәй моннан 16 ел элек шефлыкка алган иде. Шефлык вакытын тагын биш елга кадәр озайту турында килешү дә имзаланды. Безнекеләр хәрби часть командиры белән очрашып, үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирә алды. Мондый хезмәттәшлек якташларыбызның хәрби хезмәт шартларына күзәтчелек итү мөмкинлеге бирә, егетләрнең армиягә бару теләген арттыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International