Бүген мәктәп автобусларын яңа уку елына кабул иттеләр. Кабул итү чарасында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Галимова, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов, Юллар идарәсе башлыгы Ислам Әмерханов һәм мәктәп җитәкчеләре катнашты. Барлык автобуслар да яңа уку елына укучылар йөртү өчен әзер дип табылды.