Казанда Республика көнен алдыннан илбашы Рөстәм Миңнеханов «Муниципаль берәмлекләр арасында иң нәтиҗәле идарә» республика конкурсы җиңүчеләренә автомобильләр тапшырды. Бәйгедә җиңү яулаган 100 муниципалитет арасында Зәйдән Якты Күл һәм Чыбыклы җирлекләре дә бар.