ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе
Бүген халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә район башлыгы Р.Г. Кәримов эшсез гражданнар белән очрашты. Чарада шулай ук шәһәр прокуроры Р.Р. Кәримов, шәһәр һәм район хәрби комиссары А.Ф. Әгъләмҗанов, Зәй районы Пенсия фонды идарәсенең пенсия билгеләү һәм яңадан исәпләү бүлеге башлыгы Л.Р. Хәсәнова һәм эш бирүчеләр вәкилләре: "СМП-Нефтегаз» АҖ, «КАМАЗ» кою заводы, «Таттелеком» АҖ, «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәге коммерцияле булмаган спорт учреждениесе, «Мефро уилз Руссиа Завод Заинск» ҖЧҖ, «Зәй урманчылыгы» ДКУ катнашты.
Бүген хакимиятнең кече залында район башлыгы Р.Г. Кәримов иҗтимагый һәм милли - мәдәни оешмалар җитәкчеләре белән очрашты.

10
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе
9 нче гыйнвар көнне шәһәребезнең “Пирамида” кафесында “Шатлык” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә исәптә торучы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен Раштуа бәйрәме уздырылды.

26
декабрь, 2017 ел
сишәмбе
Кыш бабайдан һәр бала могҗиза көтә. Физик мөмкинлекләре чикле булган сабыйлар Яңа елны аеруча көтеп ала. Бәйрәм якынлашкан көннәрдә Зәй муниципаль районының “Шатлык” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре, “Волонтерлар” ирекле хәрәкәте белән берлектә, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өендә кунакта булдылар, аларга төрле тәм – томнар тапшырдылар. Сабыйларны әлеге бүләкләр белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Нәҗип улы Хәйруллин сөендерде.Кыш бабай - Ибраһимов Рамис Рифкать улы һәм Кар кызы – Санникова Ангелина Евгеньевна инвалид балаларны Яңа ел белән тәбрикләделәр. Волонтёрлар биш бала – Адилә Гиззәтуллина, Виктория Чулкова, Арсения Мустафина, Милена Алиева, Ильмира Фәйзрахмановаларның өйләрендә булдылар, аларга кечкенә генә бәйрәм оештырдылар. Күчтәнәчләргә чын күңелдән шатланган балаларын күреп, әти-әниләр дә сөенде. «Сабыйларның самими елмаюыннан үзебезнең дә күңелләргә рәхәтлек иңә», – ди һәр ел саен әлеге игелек чарасында катнашучы волонтерлар. Бу көнне волонтёрлар балаларның авыртуларын беразга гына булса да оныттырып тордылар, сабыйларга яхшы кәеф бүләк иттеләр.

13
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе
13 нче декабрь көнне Зәй политехник көллиятендә Мәүлид бәйрәме билгеләп үтелде. Рабигүл әүвәл аеның 12 нче көне — Ислам дөньясында зур тантана көне, бөтен дөнья мөселманнарының зур бәйрәме. Бу көнне сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләм дөньяга килгән. Шул көннән башлап Ислам нуры җәелгән. Аллаһы Тәгалә аңа пәйгамбәрлек биргән, Коръән иңдергән. Зәйдә Мәүлид бәйрәме өченче ел рәттән зурлап, район күләмендә үткәрелде. Бәйрәм күмәкләшеп ястү намазын һәм Коръән укудан башланды. Актлар залында мөселманнарны район башлыгы Разиф Кәримов, ТР Мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, район имам- мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллин сәламләделәр. Автор- башкаручы Илгиз Шәйхеразиев мөнәҗәтләр, салаватлар әйтте. Районыбыз үзешчәннәре, балалар чыгышы бәйрәмгә ямь өстәде. Мөселманнар арасында лотерея билетлары уйнатылды.

9
декабрь, 2017 ел
шимбә
С. Рафиков исемендәге үзәк китапханәнең татар бүлегендә “Сөмбелә” клубы кысаларында “Алтын куллы хатын-кызларыбыз” дип исемләнгән кичә-конкурс үтте. “Сөмбелә” клубы әгъзалары Агзамова Фәния, Гизатуллина Асия, Садыкова Халидә, Ахметзянова Җәүһәрия конкурста көчләрен сынаштылар. Конкурсның максаты иң оста пешекчене, кул эшләре остасын, иҗади шәхесне ачыклау иде. Алып килгән кул эшләренә осталарның күз нурлары, күңел җылысы кушылган. Кешенең мөмкинлекләренең, табигать тарафыннан бирелгән сәләтләренең иге-чиге юк. Кул эшләренең төрлелеге, матурлыгы, зәвык белән эшләнеше сокландырды. Алар әзерләгән ризыклар авызда эреп тора иде. Менә шулай безнең хатын-кызларыбыз — кунакчыл, тырыш, эшчән, кайчак шук, шаян, кирәк чакта өлгер, булдыклы алар. Үзләре пешереп алып килгән ризыклар белән чәй өстәле янында бәйләү серләре буенча үзләренең фикерләрен әйттеләр, ул арада үзләренең алып килгән тәмле ризыкларының рецептлары белән алыштылар.

4
ноябрь, 2017 ел
шимбә

Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәребез кунаклары! Сезне ихлас күңелдән Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституциясе көне белән котлыйм. Гражданлык теләктәшлеге һәм бердәмлек традицияләре – безнең җәмгыятебезнең һәм дәүләтебезнең үсеш нигезләре. Бары тик бергә һәм бердәм булганда гына без халыкка озак еллар хезмәт итүче, тормышны яхшы якка үзгәртүче проектларны тормышка ашыра алабыз, дәүләтебез үсеше перспективаларын ача алабыз. Татарстан Республикасы Конституциясе күпмилләтле Татарстан халкының тарихы бердәмлеген беркетте. Моннан 25 ел элек кабул ителгән Конституция безнең бәйсезлегебезнең ныклы нигезе, Татарстанның югары халыкара дәрәҗәсе һәм уңышлы үсеш гаранты булып тора. Татарстанлылар, Республика Конституциясенә тугрылык саклап, Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендә республиканың бөтенлеге һәм мәнфәгатьләре сагында торырга әзер һәм сәләтле булуларын күрсәтәләр. Конституция, җәмгыятебезнең төп кыйммәтләре буларак, иҗтимагый-сәяси бердәмлек, теләктәшлек һәм тотрыклылыкны ныгытты. Конституциядә каралган Татарстан Республикасы үсешенең өстенлекле проектлары ирекле үсеш, куркынычсызлык һәм иминлек өчен тиешле шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституциясе көне гражданнарны берләштерүгә хезмәт итә, индивидуализмнан китәргә, җәмгыятебез алдында җаваплылыкны үстерүгә булыша. Әлеге бәйрәмнәр бүген Ватаныбызның иминлеге һәм үсеше, иреге хакына төрле буыннарны, халык һәм милләтләрне, социаль катламнарны, хезмәт ияләрен берләштерәүгә юнәлдерелгән. Хөрмәтле зәйлеләр! Сезнең өчен бу бәйрәм көннәре безнең иксез-чиксез зур илебезнең бер халкы булуыбызны искәртсен. Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм яңа хезмәт казанышлары телим. Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г.Кәримов.


12
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Үзәк китапханәдә язучы якташыбыз, Рабит Мөхлис улы Батулла белән очрашу үтте. Очрашуда Зәй районы башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев, район ветераннар Советы рәисе М.С.Хүҗин да катнашты. “Буыннан буынга асыл хәзинә итеп тапшырыла торган, заман җилләре дә ала алмый, гасырлар үтсә дә югалмый торган, кешелек тарихы өчен бик кадерле булган кыйммәтләр бар. Юк, асылташлар түгел. Бәясен берни белән дә үлчәп булмый торган, еллар үткән саен кыйммәте арта гына барган бу кыйммәт – әдәби хәзинә”. 12 октябрь көнне Зәй үзәк китапханәсендә үткәрелгән, олы йөрәкле, гаҗәеп тә талантлы, киң күңелле язучыбыз, якташыбыз, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Рабит Мөхлис улы Батулла белән, очрашу кичәсе нәкъ тә менә шушы асыл сүзләр белән башланып китте. Очрашу кичәсе ике өлештән торды. Беренче өлеш якташыбыз Рабит Батуллага багышланды. Аның балачагы, мәктәп, университет чоры, иҗаты, уңышларын чагылдырган презентациягә нигезләнеп, үзәк китапханә библиографы Ләйлә Валиуллина очрашуны алып барды. Икенче өлештә Рабит ага Батулла иҗаты турында сөйләде. Китап сөюче дуслар, язучыга, үзләренең кызыксындырган сорауларны бирделәр. Рабит ага Батулла һәр сорауга тулы, аңлаешлы җаваплар кайтарды. Шәһәребезнең шагыйре Мәсләхетдин Кашапов, Рабит Батуллага багышланган шигырен укыды. Бу очрашу күңелдә онытылмаслык тәэсир калдырды.

7
октябрь, 2017 ел
шимбә

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, ветераннар!

 

Сезне чын күңелдән Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм.


30
сентябрь, 2017 ел
шимбә
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан иң изге теләкләребезне кабул итеп алыгыз! 1 октябрь – күңел кылларын тибрәтүче, мәрхәмәтле гамәлләргә өндәүче, өлкән буын кешеләренә хөрмәтебезне күрсәтү көне. Бу көн - безнең сезгә булган хисләребезне җиткерү, шәһәр-районыбызда, гомумән, бөтен илебездә сез башкарган эш-гамәлләргә, балаларыгыз-оныкларыгыз өчен кылган изгелекләргә олы рәхмәтне белдерүгә тагын бер сәбәп тә. Әлеге бәйрәм зирәклек чыганагын, тормыш тәҗрибәсен, фидакарьлек һәм әхлаклылыкны, Ватаныбызга эчкерсез хезмәт итүне дә гәүдәләндерә. Нәкъ менә авыр мизгелләрдә киңәш сорап без сезгә мөрәҗәгать итәбез, нәкъ менә сезнең белән шатлык-уңышларыбызны уртаклашабыз. Сезнең куллар белән күпмилләтле халкыбызның тарихы барлыкка килгән, туган шәһәребез, районыбыз, гомумән, илебезнең даны сезнең фидакарь хезмәтегез бәрабәренә арткан. Барысы өчен дә зур рәхмәт сезгә! Тормышны яратуыгыз, оптимистик рухта яшәвегез, илнең киләчәгенә ышаныч белән каравыгыз өчен аерым рәхмәт. Бу сыйфатларны сез – өлкән буын кешеләре иң катлаулы елларда да югалтмадыгыз, бездә дә үз-үзебезгә ышаныч тәрбияләдегез, шуның нәтиҗәсендә төрле тормыш сынауларын җиңәрлек буын сезнең сафларны алыштыра килә. Республика һәм район җитәкчелеге ветераннарга һәм пенсионерларга төрле проблемаларны чишүдә ярдәм итү өчен барысын да эшли. Әмма нинди генә матди ярдәм дә якыннарның, дусларның мәхәббәтен, әйләнә-тирәдәгеләрнең хөрмәт белән каравын алыштыра алмый. Ихтирам, игътибар, хөрмәт, мәхәббәт дигән бу эчкерсез хисләрне сезгә һәрвакыт тоярга язсын. Шунысы куанычлы, әле күпләрегез сезнең - бүген дә иҗтимагый оешмалар әгъзалары, яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә актив катнашучылар, иҗат, спорт белән янучылар. Без өлкән буын кешеләренең ирешкән уңышлары белән горурланабыз, сездән үрнәк алып яшибез, эшлибез. Сезнең гражданлык активлыгыгызга, тормыш позициягезгә сокланабыз. Хөрмәтле ветераннар! Сезгә ныклы сәламәтлек, тынычлык, уңышлар телим! Һәр көнегез туганнарыгыз, якыннарыгызның җан җылысын тоеп үтсен! Бәйрәм белән сезне! Р.Г. Кәримов, муниципаль район башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International