Район башлыгының иҗтимагый һәм милли - мәдәни оешмалар җитәкчеләре белән очрашуы

2018 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Бүген хакимиятнең кече залында район башлыгы Р.Г. Кәримов иҗтимагый һәм милли - мәдәни оешмалар җитәкчеләре белән очрашты. «Ак калфак» Республика татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы, ветераннар Советы, Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы, Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте, Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте, Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының һәм ветераннарының Татарстан Республика иҗтимагый оешмасы, «Чернобыль» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге җитәкчеләре 2017 елда башкарылган эшләр һәм 2018 елга бурычлар турында докладлар белән чыгыш ясадылар. Барлык оешма вәкилләре район җитәкчелегенә үзләрен борчыган сорауларны бирә алдылар. Социалистик Хезмәт Геройлары истәлеген мәңгеләштерү, «Уңайлы мохит» программасы буенча инвалидлар өчен шартлар тудыру, чернобыльчеләргә медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфаты, иҗтимагый оешмаларның хакимият органнары белән хезмәттәшлеге һәм башка мәсьәләләр күтәрелде. Барлык мөрәҗәгатьләр контрольгә алынды, кайбер мәсьәләләр урында ук үз чишелешен тапты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International